ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт театры Мостай Кәрим әсәре буенча «Кыз урлау» спектаклен сәхнәләштерә

6 сентябрь 2019, 10:56

Премьера 8 октябрьдә Башкорт опера һәм балет театрының Зур залында була.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрында тәүлек әйләнәсе диярлек «Кыз урлау» спектакленең репетицияләре бара. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакль Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.

Театр бинасында ремонт эшләре үткәрелүгә бәйле рәвештә, спектакльнең премьерасы 8 октябрьдә Башкорт опера һәм балет театрының Зур залында була. Режиссеры — Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10