ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чувашиядәге Урмай татар авылында икенче балалар бакчасы ачылды

6 сентябрь 2019, 09:12 , Фото: Динә Шәйдуллина

Чувашиядәге Урмай татар авылында икенче балалар бакчасы ачылды Күрше Тукай, Чичкан татар авылларындагы балалар бакчасында урын җитмәсә, хәзер балаларны Урмайдагы “Ләйсән” балалар бакчасына китереп була.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында “Ләйсән” балалар тагын бакчасының икенче бинасы ачылды. Бу хакта Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

“Россиядә ел саен йөзләгән авыллар югалып барган чорда, 3200 кеше яшәгән Урмай татар авылында яңа балалар бакчасы төзелде. Авылда 130 урынлы бер бакчабыз бар иде. Әмма анда урыннар җитми башлады. “Демография” милли программасының «Өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә гомуми тәрбия бирү” төбәкара проекты нигезендә төзелеш өчен дәүләттән 93 млн. сум акча бүленде”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.

Балалар бакчасы ачылу тантанасында Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Комсомол район хакимият башлыгы Александр Осипов һәм башка кунаклар катнашкан. “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Наилә Миннәтуллинага һәм озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Гүзәлия Минаҗетдинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

“Бөтендөнъя татар конгрессы һәм Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте дә үз бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр исемлегендә татар балалары өчен китаплар, методик әсбаплар, милли уенчыклар, барысыда бик кирәк”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.

“Авылда төпләнеп, читкә китмичә бәхетен шушында күреп яшәүче Урмай халкына рәхмәт. Чувашиянең Шыгырдан, Урмай, Тукай, Татар Сыгыты кебек зур татар авылларында да демография әйбәт, туучылар саны үлүчеләр саныннан артыграк. Күрше Тукай, Чичкан татар авылларындагы балалар бакчасында урын җитмәсә, балаларны Урмайдагы “Ләйсән” балалар бакчасына китереп була, авылларның арасы 2-4 км гына булуыда бик уңай”, - ди ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10