ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Галим Марсель Бакиров: Мәдәният министрының Фольклор үзәге эшен аңлавын тойдым

6 сентябрь 2019, 08:38 , Фото: Рамиль Гали/архив

Галим Марсель Бакиров: Мәдәният министрының Фольклор үзәге эшен аңлавын тойдым Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге галимнәре фольклор фәне юнәлешендә зур эшләр эшләнүен билгеләп үтә.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле галим Марсель Бакиров Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең яңа җитәкчелеге фольклорның фән юнәлешенә уңай карый дип бәяли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Шушы көннәрдә мәдәният министры белән очраштым. Сөйләшүдән бик канәгать калдым – аның безнең эшебезне аңлавын тойдым. Министрга: “Оешмага үзгәреш кертергә уйлыйсыз икән, ул элеккесенә караганда да яхшырак эшләргә тиеш”, дип, Фольклор үзәге үсеше өчен әһәмиятле идеяләрне әйттем. Болар - элеккеге җитәкчелек игътибарыннан читтәрәк калган әйберләр. Аларны директор Алсу Мифтахова шунда ук язып та алды”, - ди галим. 

Ул Фәрит Йосыповның да яңа җитәкчелеккә яхшы киңәшләр бирүен һәм аларның хуплап каршы алынуын әйтте. “Безгә юл ачалар, эшләргә мөмкинлек тудыралар икән – без ачылырга әзер Без бит эш кешеләре. Без тәүлегенә уникешәр сәгать эшли алабыз”, - ди Марсель Бакиров. Ул үзенә 86нчы яшь булуына карамастан ел саен монографияләр чыгаруын, дөнья күләмендә әһәмиятле фәнни ачышлар ясалган китаплар чыгаруын әйтте.

“Минемчә, министр Ирада Әюпова эшебезне дөрес күзаллый. Алдагы җитәкчебез министр белән аңлашып, вакытында уртак фикергә килгән булса, коллектив авыр хәлгә калмаган булыр иде. Бу хакта Тәлгать Галиуллин белән сөйләшеп, без шундый фикергә килдек”, - диде ул.

Галим быел “Түгәрәк уен” фестивале искиткеч шәп узуын искә алды. “Башта бу фестивальгә салкынрак караш сизелгән иде кебек. Хәзер аның шәп оештырылганлыгын күрдек”, - диде ул.

  • Фольклор үзәген озак еллар җитәкләгән Фәнзилә Җәүһәрова эшеннән китте. Яңа җитәкчелек килгәч, үзәкнең бөр төркем хезмәткәрләре дә эштән китүләре турында белдерделәр. Үзәктә эшләүче галимнәр оешманың эш юнәлеше үзгәреп, фәнгә зыян килмәсме дип борчылу белдергәннәр иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10