ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Клиника Нуриевых” Ростов-Донда медицинада сакчыл җитештерү ысулын тәкъдим итте

6 сентябрь 2019, 09:30

Японча менеджмент фәлсәфәсе һәм статистика алымнары медицина хезмәтләренең сыйфатына юнәлдерелгән.

  (Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Ростов-Дон шәһәрендә “Репродуктив технологияләр бүген һәм иртәгә” темасына конференция уза. Аны Россиянең кеше репродукциясе ассоциациясе белән “Кеше репродукциясе” журналы оештырган. Бу - баласызлыкны дәвалау проблемаларына кагылышлы зур россиякүләм форум. Татарстандагы репродуктив медицина өлкәсендә ирешелгән уңышларын “Клиника Нуриевых” җитәкчелеге коллегаларына да сөйләде.

“Клиника Нуриевых” медицина хезмәтләре күрсәтүне оештырганда өлешчә менеджмент системасына таяна. Бу – “сакчыл җитештерү” методын, беренчеләрдән булып, японнарның Toyota автогиганты кулланды.

Клиниканың генераль директоры Ильяс Нуриев коллегаларына “сакчыл җитештерүнең” өстенлекләрен сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге метод табибларны искелек мәшәкатьләреннән арындырып, пациентларга күбрәк игътибар бүләргә, ә пациентларны медицина хезмәтләреннән пассив кулланучылардан дәвалау процессында мәгълүматлы катнашучылар итәргә мөмкинлек бирә.

“Пациентлар интернеттан төрле фикерләр укып килә икән, безнең максат аларның белемнәрен системага салу. Шуңа күрә һәр манипуляция алдыннан без кечкенә генә имтихан уздырабыз.

“Инфомат” системасында пациентлар процедура һәм аңа әзерләнү турындагы мәгълүматларны өйрәнә. Шуннан соң тест эшләү күздә тотыла. Әгәр бу биремне үтә алмыйлар икән, алар бу процедурага кабул ителми. Без берьюлы ике куянның койрыгын тотабыз. Беренчедән, табибларга дәвалану юлларын сөйләү юллары җиңеләя, ә пациентлар дөрес мәгълүматлар ала”, - дип сөйләде Ильяс Нуриев.

“Клиника Нуриевых”ның баш табибы Наил Нуриев клиника тәҗрибәсендә репродуктив сәламәтлек өлкәсендә кулланылучы медицина статистикасын тәкъдим итте.

Һәр табиб күрсәтмәсен статистик тикшеренүләр белән дәлилләү медицинада инде күптән кулланыла. Бүген әлеге тенденция Россия клиникаларында да популярлаша бара. Баласызлыкны дәвалаганда статистик мәгълүматлар дәвалауны тагын да оптимальрәк итәргә, процедураны уздыру өчен аеруча уңышлы көннәрне сайларга, авыр очракларны көйләү юлларын табарга ярдәм итә.

“Замана табибларына эшләве җиңел түгел, чөнки мәгълүматлар бик күп һәм төрле. Аның бер ише приказ һәм күрсәтмәләрдә. Алар күп еллар элек кулланылып искергән инде. Башка мәгълүматларны фармакология компанияләре тәкъдим итә. Меңәрләгән пациентта анализланган тикшеренүләрне укымыйча һәм шәхси практикаңны анализламыйча, сыйфатлы карар кабул итеп булмый", - дип аңлатты Наил Нуриев.

"Еш кына “Теге яки бу препарат һәм процедуралар ярдәмендә пациентның хәле яхшырды” дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ә статистика күрсәткәнчә, пациентка аякка басу өчен аларның кирәге дә булмый”, - диде баш табиб.

  • «Клиника Нуриевых» – репродуктив сәламәтлек үзәкләре челтәре. Аңа 2003 елда абыйлы-энеле Ильяс һәм Наил Нуриевлар нигез сала. Клиника ирләрдә һәм хатын-кызларда баласызлык проблемасын дәвалау буенча махсуслашкан. Бүлек һәм филиаллар Казан, Ижау, Киров һәм яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан.

 Реклама хокукында


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10