ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Апас районында биш комбайнчы кыр премиясен икешәр тапкыр алган

6 сентябрь 2019, 07:00 , Фото: apastovo.ru

Апас районында биш комбайнчы кыр премиясен икешәр тапкыр алган Бу икеләтә кыр премиясе лауреатлары быелгы уракта 22000-32000 центнердан артык ашлык суктырып алды.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ","Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин район басуларында көнне төнгә ялгап эшләүче тагын 12 комбайнчыга бишәр мең сумлык кыр премиясе тапшырды. Кайберәүләр бу бүләкне икенче тапкыр алды. Бу хакта "Йолдыз" газетасы яза. 
 
"Сезон башыннан мондый кыр премияләре, комбайн төрләренә карап, “Свияга“ агрофирмасының 31 комбайн экипажына бирелде инде. Шул исәптән Фирдүс Ибәтуллин, Ленар Шәрипов, Фирдүс Хәбибуллин, Илдус Кәлимуллин һәм Илгиз Зиннуров экипажлары аны икешәр тапкыр алды", - ди агрофирманың баш икътисадчысы Азат Әхмәдуллин.
 
Бу икеләтә кыр премиясе лауреатлары быелгы уракта 22000-32000 центнердан артык ашлык суктырып алды. Бүген район буенча тагын 700 гектарда бөртекле һәм кузаклы язгы культуралар уңышын урып-җыясы калды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10