ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлкидә алдынгы терлекчеләргә сөт саву аппаратлары тапшырылган

6 сентябрь 2019, 09:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлкидә алдынгы терлекчеләргә сөт саву аппаратлары тапшырылган Шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, сыйфатлы продукция җитештерүчеләрнең хезмәте югары бәяләнде.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлкидә иң күп сөт тапшыручыларны, сөт җыючыларны һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру осталарын район слетында хөрмәтләделәр. Иң алдынгы терлекчеләргә район башлыгы сөт саву аппаратлары тапшырды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Слетта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, ял, бәйрәмнәргә карамыйча эшләп, сыйфатлы продукция җитештерүче һәм хәзерләүче уңганнарның хезмәтен югары бәяләде, аларга рәхмәтләрен җиткерде. 
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев авылларда нәтиҗәле эшләүче фермерларның, гаилә фермаларының, крестьян хуҗалыкларының уңышларын барлады. Ул шулай ук  республикада эшләп килгән программаларда тагын да активрак катнашырга чакырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10