ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Әлки полицейскийлары “Укырга барырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясенә кушылган

6 сентябрь 2019, 06:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки полицейскийлары “Укырга барырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясенә кушылган Уку елы башланыр алдыннан тәртип сакчылары балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы гаиләләрне йөреп чыга.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре "укырга барырга ярдәм ит" акциясенә кушылып, тормышта авыр хәлдә калган гаиләләр балаларына мәктәп портфельләре бүләк итте. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Менә берничә ел инде безнең полицейскийлар “Укырга барырга ярдәм ит” Бөтенроссия акциясенә кушылып балаларны мәктәпкә әзерләргә булыша. Уку елы башланыр алдыннан тәртип сакчылары балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә торучы гаиләләрне йөреп чыгалар. 
 
Авыр хәлгә юлыккан, теге яки бу сәбәп аркасында баласына мәктәп әйберләре ала алмаган гаиләләрне ачыклап, алар өчен канцелярия товарлары һәм мәктәп букчалары сатып алалар. 
 
Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнур Сәгыйтова әйтүенчә, быел шундый балаларга мәктәп әсбаплары тулы биш портфель бүләк иткәннәр. Көтелмәгән мондый күчтәнәчкә малайлар-кызлар бик сөенгән. Хокук сакчыларына алар тырышып укырга, тәртипле булырга сүз биргәннәр.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10