ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлкидә көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләргә ниятлиләр

6 сентябрь 2019, 00:00

Районда бөртеклеләр урагы да төгәлләнүгә таба бара.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки район хуҗалыкларында быел 21 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырылган иде. Бу эш 18 мең гектарда башкарылды. Көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләү бурычы куела. Бу хакта җирле басма яза.
 
Районда бөртеклеләр урагы төгәлләнүгә таба бара. 33 мең 553 гектарда үстерелгән игеннәрнең 30 мең гектардан артыгы җыеп алынды. Бу 90 проценттан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган дигән сүз.
 
Уңыш гектардан уртача 25,6 центнер чыга. “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында бөртеклеләр урагы башлыча төгәлләнде. “Хузангай” комбайнчылары бу көннәрдә арпа суктыруда эшлиләр. Аларның тагын 1 мең гектарда әлеге культураны җыеп аласылары калды. Шулай ук фермер хуҗалыкларында 500 гектар мәйданда язгы бодайны суктырасы бар.
 
Бер үк вакытта районда кукурузны силоска салу эшләре дәвам итә. Маллар өчен әлеге сусыл азык 6 мең тонна хәзерләнде инде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10