ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш районында бәрәңге сабагы яндыручыларны штрафларга тарта башладылар

6 сентябрь 2019, 05:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныш районында бәрәңге сабагы яндыручыларны штрафларга тарта башладылар Бакчаларда бәрәңге сабагын, басуларда камыл калдыкларын, салам яндыру катгый тыела.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы янгын күзәтчелеге хезмәте халыктан бакчаларда җыелган чүпне яндырудан тыелып торуны сорый. Закон нигезендә торак пунктларының гомумкуллану биләмәләрендә чүп-чар яндыру, учак ягу тыела. Закон бозучылар штрафка тартыла. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Районның баш янгынчысы Марат Арсланов билгеләп үткәнчә, янгынчылар да, коткаручылар да коры үлән һәм чүп-чар яндыруга каршы даими көрәшәләр. Аерым гражданнар янгын иминлеге кагыйдәләре нормаларын бозуларын һич кенә дә аңларга теләми. Шул рәвешле үзләренең йортларын һәм күршеләренең хуҗалыкларын куркыныч астына куялар.
 
Бакчаларда бәрәңге сабагын, басуларда камыл калдыкларын, салам яндыру катгый тыела. Штрафлар физик затларга да, шулай ук юридик һәм вазифаи затлар өчен дә каралган.
 
"Гражданнарга бәрәңге сабагы яндырган өчен – 2 мең сумнан 3 мең сумгача, вазифаи затларга -  6 меңнән 15 меңгә кадәр, юридик затларга  исә 150 мең сумнан 200  мең сумга кадәр штраф яный", - ди Марат Арстланов. 
 
Бу нисбәттән Актаныш районы янгын күзәтчелеге хезмәте даими рейдлар оештыра. Бакчада чуп ягучыларга административ хокук бозулар кодексынын 20.4 маддәсенең 1 пункты нигезендә буенча административ протоколлар да төзелгән. Шунысын да искәртү мөһим, әлеге материаллар ТР Экология министрлыгына да юллана. 
 
Сүз уңаеннан, бәрәңге сабагын яндыруга медиклар да каршы. Аның төтене сәламәт кеше өчен куркыныч булмаса да, астма, аллергия, йөрәк авырулы кешеләрдә ул өянәкләрне кузгатырга мөмкин.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10