ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайның Урманай авылында яшәүче Рукия Саттарова 95 яшьлеген билгеләп үткән

6 сентябрь 2019, 02:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның Урманай авылында яшәүче Рукия Саттарова 95 яшьлеген билгеләп үткән Олы яшьтә булса да, намазын да укый, бәйләм дә бәйли, бакча тирәсендә дә кайнаша.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Урманай авылында яшәүче Саттарова Рукия (авылдашлары аны Оркыя дип йөртәләр) Гәрәйша кызын Азнакай муниипаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 95 яшлек юбилее белән тәбрикләде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
  • Оркыя апа Саттарова тумышы белән Әсәй авылыннан. Яшьтәшләре кебек тормыш йөген бик иртә җигелеп тартырга туры килә аңа. 16 яшеннән урман кисә, аннан ун ел тракторда эшли. 1953 елда Урсай авылы егете Рәфгать белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Рукия апа колхозда сарыклар да, бозаулар да карый.
 
Бүгенге көндә кызы Әлфия тәрбиясендә гомер кичерә. Олы яшьтә булса да, намазын да укый, бәйләм дә бәйли, бакча тирәсендә дә кайнаша.
 
"Урманай авылының гына түгел, бөтен районның хөрмәтле кешесе Сез, хезмәтегез, уңган-ипле балалар үстергәнегез өчен рәхмәт", - диде Марсель Шәйдуллин һәм бүләкләр тапшырды.
 
Хөрмәтле ветеранны авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров, авылдашлары, күршеләре, балалары тәбрикләде. Рукия апаның бүгенге көндә 18 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Һәрберсе туган йортта көтеп алынган кадерле кунак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10