ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары томан һәм яңгырлар турында кисәтә

5 сентябрь 2019, 21:55 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстан синоптиклары томан һәм яңгырлар турында кисәтә Республика территориясендә уртача җылы һава торышы саклана.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда, нигездә, төбәкнең көнчыгышында аз гына яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10