ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

5 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

5 сентябрь 2019, 21:00

5 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк, Казанда сайлау көнендә бәйрәм программасы салют белән тәмамлана.

Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк / Татарстан Президенты Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә Саба районында булачак.

Гриппка каршы прививканы күчмә медицина пунктларында ясатырга мөмкин була / Барлыгы 165 пункт метро станцияләрендә, транспорт күп йөри торган тукталышларда оештырылачак.

Марат Әхмәтов: Актанышта 200 мең тонна икмәк үстерергә дип эшлиләр / "Районда төпле хуҗаның кулы тимәгән, кемдер алынганны көтеп тора торган ташландык басулар юк", - дигән министр.

Казанда сайлау көнендә бәйрәм программасы салют белән тәмамлана / Салютны «Казан Арена» каршындагы мәйданчыктан карау уңайлы булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортларына микроавтобус ачкычлары тапшырды / Азнакай, Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спас районнары учреждениеләре яңа автобусларга ия булды.

Башкортстанның Дәүләкән районы Кадергол авылында «Нур» мәчете ачылды / Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин һәм Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Татарстанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге ачылды / Бу үзәк 2001 елда Ильяс хәзрәт Амишев башлангычы һәм тырышлыгы, шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән төзелә башлый.

Тинчурин театрының яшь режиссеры: Заһидуллинның китүе театрның юнәлешен үзгәртә / Театр яшьләре иҗади җитәкче буларак Резеда Гарипованың билгеләнүен сорадылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10