ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чаллы йорты диварында Советлар Союзы Герое портреты барлыкка килде

5 сентябрь 2019, 20:22

Чаллы кешесенең портреты йортның ян өлешендә эшләнгән.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда 43/12 йорты диварына Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның портретын төшергәннәр. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

  • Илдар Маннанов 1921 елда туган. 1944 елда Ленинград өлкәсендә Тихвин янында батырлык кыла: артиллерист буларак, немецларга һөҗүм итә, ялгызы танклар яндыра.

Аның күршесе Сергей Александров Илдар Маннановның тыныч, дустанә кеше булуы, ишегалдына чыгып, эскәмиядә утырырга яратуы турында сөйли. Сергей Юрьевич фикеренчә, үсеп килүче буынны геройлар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10