ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казан белән Уфа арасында поездлар йөри башлый

5 сентябрь 2019, 18:10

Татарстаннан поездлар Башкортстанга җөп көннәрдә йөриячәк, ә кире юнәлештә – так көннәрдә китәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Казан белән Уфа арасында туры тимер юл элемтәсен торгызачаклар. ufacitynews.ru порталында Татарстан һәм Башкортстан башкалалары арасында поездлар хәрәкәтен яңарту турында мәгълүмат пәйда булды.

«Агымдагы елның 9 декабреннән Россия тимер юллары расписаниесендә шундый маршрут күрсәтелгән. Россия тимер юллары элегрәк Уфа һәм Казан арасында турыдан – туры элемтә булмауны Горький тимер юлы инфраструктурасының пассажирлар үткәрү буенча рентабельлелеге һәм чикләүләре белән аңлаткан иде», - диелә сайтта бастырылган хәбәрдә.

Башкортстан пассажирлары так көннәрдә 347нче номерлы Уфа – Санкт-Петербург поезды составында Ульяновскига кадәр һәм аннан соң 125 нче Самара – Казан поезды составында Уфа-Казан вагоннарында күчеп утырмыйча китә алачак. Уфадан поезд 11 сәгать 57 минутта китә һәм Казанга 6 сәгать 20 минутта килеп җитә.

Татарстан башкаласыннан пассажирлар Уфага җөп көннәрдә 125Г номерлы Казан – Самара һәм 392А номерлы Мәскәү – Чиләбе поездларының күчеп утырмый торган вагонында китә алалар. Казаннан 21 сәгатьтә 20 минутта кузгалып китә, Уфага 20 сәгать 29 минутта барып җитә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10