ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов: Актанышта 200 мең тонна икмәк үстерергә дип эшлиләр

5 сентябрь 2019, 17:08 , Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Марат Әхмәтов: Актанышта 200 мең тонна икмәк үстерергә дип эшлиләр "Районда төпле хуҗаның кулы тимәгән, кемдер алынганны көтеп тора торган ташландык басулар юк", - дигән министр.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген 5 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. "Актанышлылар, 200 мең тонна икмәк үстерергә, 250 тонна тәүлеклек сөт саварга, дип эшли", - диде министр. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән урып-җыю эшләренең, көзге чәчүнең барышы белән танышты. “Таң”, “Нигез”, “Башак”, “Нур Баян” хуҗалыкларының, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларының кырларын карап чыкканнан соң, “Нигез” хуҗалыгының басуында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

Министр игенчеләренең эшчәнлегенә зур бәя биргән, һәр хуҗалык җитәкчесеннән гектар биреме югары булган басулардан җыеп алынган уңыш күләме белән кызыксынган. "Актанышта гектарыннан 50-80 шәр центнер уңыш чыккан басулар күп", - диде Марат Әхмәтов.

"Районда төпле хуҗаның кулы тимәгән, кемдер алынганны көтеп тора торган ташландык басулар юк. Күп кенә районнардан аермалы буларак, биредә басуда-кырларда салам өемнәре, эскертләр дә юк. Бу – җиргә, игенчелеккә җитәкченең мөнәсәбәте һәм культурасын күрсәтә торган көчле мисал", - дигән ул.

Районда беренче тапкыр хуҗалыклар – 200, шәхси хуҗалыклар 50 тонна тәүлегенә сөт җитештергән. Ай саен үткәрә торган 24 форма киңәшмәсендә терлекчелек тармагындагы резервларны барлап, "максат куеп эшләвегез дә республика районнары өчен үрнәк, үз үрнәгегез белән башка районнарга да этәргеч бирәсез", дигән Марат Әхмәтов.

Энгель Фәттахов Һәрвакыт элемтәдә булып, башка өлкәләрдә булган алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнергә мөмкинлек тудырганы, фәнни-тикшеренү участокларында культураларны сынап, үзебездә районлаштыруда һәм республиканың, россиянең максатчан программаларында катнашып, игенчелек культурасын үстерүдә һәм башка ярдәме өчен Марат Әхмәтовка рәхмәт әйткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10