ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде

5 сентябрь 2019, 16:50 , Фото: Владимир Васильев

Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе үзе дә грипптан прививка ясатты.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

“Сез дә риск категориясендә торасыз, чөнки күп кешеләр белән аралашасыз. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга кирәкми. Үкенечле үлемнәр бездә булмаса да, Россия шәһәрләрендә алар булды”, - дип кисәтте ул. Прививка ясаткан кешеләр арасында былтыр бер грипп очрагы да теркәлмәгәнен искәртте.

Марина Патяшина бүген үзе дә матбугат очрашуыннан соң прививка ясатты. “Өч балам бар, аларга да ясатам. Йөкле вакытта да ясаттым. Ул вирустан саклый, бер зыяны да юк. 100 процент саклый димибез, ләкин барыбер авырсагыз да җиңелчә формада узачак. Мин әти-әниләрем, бөтен туганнарым, гаиләм сәламәтлеге сагында торам”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10