ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гриппка каршы прививканы күчмә медицина пунктларында ясатырга мөмкин була

5 сентябрь 2019, 16:42 , Фото: Султан Исхаков/архив

Гриппка каршы прививканы күчмә медицина пунктларында ясатырга мөмкин була Барлыгы 165 пункт метро станцияләрендә, транспорт күп йөри торган тукталышларда оештырылачак.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гриппка каршы вакцинация күчмә комплексларда да үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев әйтте.

“Сырхауханәләрдә генә түгел, халык күпләп йөри торган урыннарда да күчмә комплекслар куячакбыз. Бригадалар медицина автотранспорты базасында эшләячәк. Метро станцияләрендә, транспорт күп йөри торган тукталышларда оештырылачак. Прививка кампаниясе массакүләм характерда узар дип ышанабыз”, - диде Абашев.

Предприятиеләр җитәкчеләре колагына ул вакцинацияне оешкан төстә коллективларда үткәрү кулайлыгын билгеләп узды.

Барлыгы 165 күчмә пункт эше күздә тотыла. Ихтыяҗга карап, аларның саны я арттырыла, я киметеләчәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10