ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы темалары билгеле

5 сентябрь 2019, 16:01 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы темалары билгеле Бердәм дәүләт имтиханына керергә рөхсәт алу өчен, рус теленнән йомгаклау иншасын язарга кирәк.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министры Ольга Васильева 11 сыйныфлар өчен рус теленнән йомгаклау иншасы темаларын әйтте. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Алар арасында "Сугыш һәм солых - бөек китапның 150 еллыгына", "Өмет һәм төшенкелек", "Игелек һәм явызлык", "Горурлык һәм басынкылык", "Ир-ат һәм хатын-кыз" темалары бар. Бу темаларны Наталья Солженицына рәислегендәге Йомгаклау иншасын уздыру комиссиясе мәсьәләләре советы раслаган.

Йомгаклау иншасын 11 сыйныфлар декабрьдә яза. Аның нәтиҗәләре буенча Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен рөхсәт бирелә. Инша темасы 15 минут алдан билгеле була. Эшләр "зачет"-"незачет" форматында бәяләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10