ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әгерҗе районының спорт ветераны вафат

5 сентябрь 2019, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе районының спорт ветераны вафат Ул 35 ел районның спорт комитеты рәисе вазифасын башкарган, Әгерҗедә кул сугышы спортына нигез салган.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 3 сентябрьдә Әгерҗедә 82нче яшендә ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, авыр атлетика буенча спорт мастеры, спорт ветераны Радик Муллахмәт улы Кулышев вафат булган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Радик Кулышев гомеренең күп өлешен Әгерҗе районында физик тәрбия һәм спортны үстерүгә багышлады. 35 ел районның спорт комитеты рәисе вазифасын башкарды. Радик Муллахмәт улы – районда кул сугышы спортына нигез салучы да, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10