ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында катнашучылар белән очрашачак

5 сентябрь 2019, 14:39 , Фото: архив/Регина Гумарова

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында катнашучылар белән очрашачак ТР Президенты исеменнән барлык призерларга да кыйммәтле бүләкләр һәм акча тапшырылачак.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 10 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очраша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«10 сентябрьдә Казан Кремлендә ТР Президентының Казанда узган WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашуы планлаштырылган», - диде Лилия Галимова.

Турнирда Татарстаннан 15 вәкил катнашты, алар ил җыелма командасы составына керде. Республика профессионаллары шулай ук Junior Skills һәм Future Skills компетенцияләрендә дә катнашты.

Лилия Галимова искәрткәнчә, ТР Президенты исеменнән барлык призерларга да кыйммәтле бүләкләр һәм акча тапшырылачак.

«Акчалата призлар һәм бүләкләр барысына да булачак, аның суммасына килгәндә, әйдәгез, 10 сентябрьдә Казан Кремленә килүчеләр өчен бу сюрприз булсын. Бүләкләр бик яхшы», - дип җавап бирде Лилия Галимова «Татар-информ» хәбәрчесенең очрашуда катнашучыларны нинди призлар көтә дигән соравына.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10