ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк

5 сентябрь 2019, 13:55 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк Татарстан Президенты Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә Саба районында булачак.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә Саба районында булачак, шуңа күрә факттагы урын буенча тавыш бирү хокукыннан файдаланачак һәм «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быел Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясе республикада гамәлгә керткән яңа хокуктан файдаланыр, мөгаен. Әлеге «Мобиль сайлаучы» механизмы факттагы урын буенча гражданлык бурычыңны үтәргә мөмкинлек бирә. Бу көнне ул Саба районында – әнисе янында булыр дип көтелә», - диде Лилия Галимова.

«Мобиль сайлаучы» механизмы факттагы урын буенча тавыш бирү процедурасын тагын да уңайлы итте. Ул учеттан төшерү таныклыкларын һәм территориаль, участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү системасын алыштырды.

Бу якшәмбедә, 8 сентябрьдә, Татарстан халкы алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаячак. Республикада 2800дән артык сайлау участогы эшләячәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10