ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Киләсе елда Фәнәвил Галиев истәлегенә “Корт” пьесасы сәхнәләштереләчәк

5 сентябрь 2019, 13:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Киләсе елда Фәнәвил Галиев истәлегенә “Корт” пьесасы сәхнәләштереләчәк “Пьесада милләт, кешенең эчендәге, күңелендәге “корт”ы турында сүз бара”, - ди режиссер Ренат Әюпов.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Киләсе елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында артист һәм драматург Фәнәвил Галиев истәлегенә “Корт” дип исемләнгән пьесаны сәхнәләштерәчәк. Бу хакта театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Фәнәвил Галиевка киләсе елда, исән булса, алтмыш яшь булыр иде. Аның хөрмәтенә һәм истәлегенә “Корт” пьесасы киләсе елда сәхнәләштереләчәк. Ул сигез ел элек язылган иде. “Корт” Чаллы татар дәүләт драма театрында гөрләп барды. Бик фәлсәфи комедия. Милләт турында, кешенең эчендәге, күңелендәге “корт”ы турында сүз бара анда”, - диде баш режиссер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10