ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Октябрь ахырында Якутскидан Казанга даими авиарейслар ачыла

5 сентябрь 2019, 11:47 , Фото: архив/Михаил Захаров

Октябрь ахырында Якутскидан Казанга даими авиарейслар ачыла Пассажирларга якшәмбе көннәрендә Boeing 737-700 очкычлары хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Быелның 27 октябрендә Якутскидан Казанга даими авиарейслар ачыла. Шул хактагы мәгълүмат «Якутия» авиакомпаниясе сайтында дөнья күргән.

«2019 елның 27 октябреннән «Якутия» авиакомпаниясе якшәмбе көннәрендә Якутскидан Казанга рәсми рәвештә даими рейслар ача», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Пассажирларга якшәмбе көннәрендә, Екатеринбургта тукталыш ясап, Boeing 737-700 очкычлары хезмәт күрсәтәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10