ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия сәламәтлек саклау министры беренче тапкыр халык белән туры элемтә үткәрә

5 сентябрь 2019, 11:29

Трансляция барышында Вероника Скворцова сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле актуаль сорауларга җавап бирәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова туры эфирда ил гражданнарының сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта федераль ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«13 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә министр белән туры элемтә үткәреләчәк. Вероника Скворцова сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы актуаль сорауларга җавап бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

Министрга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирер өчен аларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: nasvyazi@rosminzdrav.ru.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10