ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Министрлар Кабинеты Татарстан юлларындагы иң куркыныч урыннар исемлеген бастырды

5 сентябрь 2019, 11:36 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Министрлар Кабинеты Татарстан юлларындагы иң куркыныч урыннар исемлеген бастырды Исемлеккә аварияләр иң күп була торган 14 участок кергән, аларның тугызы – М7 трассасында.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән урыннар исемлеге дөнья күрде. Шул хактагы документ республика Хөкүмәтенең «2024 елга кадәр Татарстан Республикасында Санитар авиацияне үстерү стратегиясен раслау турында»гы карарында рәсми порталда урнаштырылган.

Исемлеккә аварияләр иң күп була торган 14 участок кергән, аларның тугызы – М7 трассасында, берничәсе Казанда һәм Чаллыда.

Мисал өчен, 2018 елда Чаллының Орлов боҗрасында тугыз юл һәлакәте булган, бер транспорт чарасы каршылыкка килеп бәрелгән. Казан – Оренбург трассасының 23нче чакрымы аварияләр саны буенча икенче урынны били. Узган ел анда алты юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10