ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә аграр сыйныфлар булдыру буенча эксперимент башланды

5 сентябрь 2019, 11:13 , Фото: Николай Трофимов

Татарстан мәктәпләрендә аграр сыйныфлар булдыру буенча эксперимент башланды Махсуслаштырылган сыйныфларда дәресләрне мәктәп укытучылары да, Казан аграр университеты мөгаллимнәре дә үткәрәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәпләрдә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар оештыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан дәүләт аграр университетыннан хәбәр иттеләр.

Казан дәүләт аграр университетының Вуз алды әзерлеге һәм чыгарылыш курс студентларын эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова сүзләренчә, мондый сыйныфлар яңа уку елы башында Балтач муниципаль районының тугыз гомумбелем бирү учреждениесендә ачылган.

Профиль сыйныфлары Борбаш, Кече Лызи, Нөнәгәр, Норма, Чепья урта мәктәпләрендә, О.Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбендә, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә, Пыжмара төп мәктәбендә һәм Салавыч күппрофильле лицеенда үз ишекләрен ачкан. Аларга Казан дәүләт аграр университеты кураторлык итәчәк.

«Аграр сыйныфлар оештыруга әзерлек эшләре быелның башыннан бирле алып барылды. Июнь аенда районның кайбер мәктәп җитәкчеләре безнең университетта булды, шул чагында үзара хезмәттәшлек һәм бергәләп эш итү турында килешүләр имзаланды», - дип ачыклык кертте Фәссахова.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый махсуслаштырылган университет сыйныфларын оештыру – югары уку йорты тарафыннан республиканың бер районында муниципалитет хакимияте һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган сынау проекты.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10