ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авыл кооперативлары матди-техник базаны үстерү өчен 200 миллион сум акча алачак

5 сентябрь 2019, 10:28

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ведомство максатчан программасы буенча грантлар тәкъдим итү бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативлары матди-техник базаны үстерү өчен 200 миллион сумнан артык акча алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Министрлыкта «2017-2020 еларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы куллану кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасы буенча грантлар тәкъдим итү бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

«Конкурста алты районнан һәм Чаллы шәһәреннән сигез авыл хуҗалыгы кооперативы катнашты. Шуларның алтысы җиңүче дип табылды», - диде бәйге комиссиясе сәркатибе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге әйдәп баручы консультанты Таһир Гомәров.

Ул билгеләп үткәнчә, бәйгедә җиңгән авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары алачак грантларның гомуми күләме 211,8 миллион сумнан артып китә. «Шуның 89 миллион сумга якыны – республика бюджетыннан, 122,8 миллионнан артыгы федераль казнадан бүленгән. Әлеге акчалар куллану кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә юнәлдереләчәк», - дип искәртте Гомәров.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10