ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чувашиянең татар көрәшчеләре Төркиядәге «Әба көрәше» чемпионатында көч сынашты

5 сентябрь 2019, 10:06 , Фото: tatar-congress.org

Чувашиянең татар көрәшчеләре Төркиядәге «Әба көрәше» чемпионатында көч сынашты Кичке дүртләрдә башланган ярыш, төнге икедә тәмамланды.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Чувашия татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Шыгырдан авылының татар көрәшчеләре белән быел беренче тапкыр Төркиянең Хатай шәһәрендә үтүче «Әба Көрәше» төре буенча Х Дөнья Кубогы Чемпионатында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Әлеге спорт төре – төрекләрнең милли көрәше булып санала һәм ул борынгы гасырлардан килә. Бәйгедә 50гә якын илдән батырлар көч сынашкан. Россиянең төрле почмакларында яшәүче халыклар да, Европа һәм Азия илләреннән дә килгәннәр бирегә. Шулар арасыннан Чувашия командасы дүрт татар көрәшчесеннән торды. Гомумән, татар көрәшчеләре төбәкләрдән бик күп иде. 

Кичке дүртләрдә башланган ярыш, төнге икедә тәмамланды. Иң җиңел үлчәүдә бил алышкан Алмаз Ишмуратовка авырга туры килгән, чөнки ул җиде килограмм авырлыгыннан “котылган”. Беренче әйләнештә үзбәк егетен җиңде, икенче әйләнештә үзеннән олы-тәҗрибәле төреккә оттырырга мәҗбүр булды.

Әлфис Мтиев һәм Ринас Садаров өчен бу яңа төрдә көрәшү тәҗрибәсенә күчү җиңел булмады, татар көрәше буенча чын батыр булган егетләр, әлеге » Әба Көрәше» төрендә беренче әйләнештә төшеп калырга мәҗбүр булдылар, алар белән бик тәҗрибәле төрек пәһлеваннары көрәште. Төрек командасында көрәшүчеләр ил ярышында җиңеп килгән тәҗрибәле ярышчылар.

Ранис Кардонов үзен бик оста итеп күрсәтте, ул матур гына көрәшә-көрәшә, өченче әйләнешкә узды. Менә өченче әйләнештә черек финалга чыгам дигәндә генә, Иран көрәшчесенә бирелергә дучар булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10