ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән

5 сентябрь 2019, 09:55 , Фото: очевидцы

Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән Авария нәтиҗәсендә маршрут автобусында барган 45 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызы зыян күргән.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда маршрут автобусы йөк автомобиле белән бәрелешү нәтиҗәсендә тимер өеменә әверелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Кичә кич ГЭС бистәсендә «МАЗ» йөк автомобиле һәм «Форд» маршрут автобусы бәрелешкән. Юл һәлакәте Муса Җәлил проспектында «Поликлиника» тукталышы янында булган. Нәтиҗәдә, пассажирлар утырган автобус, трамвай юлына чыгып, яны белән ауган», - дип белдерде алар агентлыкка.

Авария нәтиҗәсендә маршрут автобусында барган 45 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек кызы зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Йөк автомобиле шоферы авария урыныннан качып киткән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10