ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

HeadHunter: Татарстанлыларның дүрттән бер өлеше югары белемнәреннән канәгать

5 сентябрь 2019, 08:27

Республикада эш эзләүчеләрнең якынча 45 проценты үз белгечлеге буенча эшләми.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Югары уку йортларын тәмамлаучы татарстанлыларның 23 проценты гына үзләре алган югары белемнән тулысынча канәгать. Бу хакта сораштыру үткәргән сервиска сылтама белән "Идел буе HeadHunter" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта топ-менеджерлар арасында алган белемнәре белән канәгать булучылар шактый. Сораштырылучыларның яртысыннан артыгы өстәмә белем алырга, шул исәптән онлайн-курслар, тренинглар, үтәргә теләве турында белдерде.

Моннан тыш, сораштыру Татарстан халкының якынча 45 проценты белгечлек буенча эшләми, дип күрсәтте. Еш кына сату өлкәсе вәкилләре һәм администраторларның карьерасы шулай килеп чыга.

Сораштыру 16-25 августта бөтен Россиядән 5 мең 509 кеше арасында үткәрелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10