ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Хәят” үзәгенең “үзенчәлекле” балалар өчен чираттагы дәресе саф һавада үтте

5 сентябрь 2019, 07:51 , Фото: dumrt.ru

“Хәят” үзәгенең “үзенчәлекле” балалар өчен чираттагы дәресе саф һавада үтте “Хәят”кә йөрүче сабыйлар хәрәкәтле уеннар уйнады, физик күнегүләр башкарды.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды белгечләре Казанның “Крылья Советов” паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәрес үткәрде. 735нче дәрес үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” үзәге белән берлектә оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Хәят”кә йөрүче сабыйлар хәрәкәтле уеннар уйнады, физик күнегүләр башкарды, кул эшләнмәләре ясады. Балалар өчен пикник та оештырдылар. 

  • "Хәят" үзәге - Татарстан өчен уникаль проект. Ул РФ Президенты гранты ярдәмендә 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Беренче сезонда 130 гаилә өчен 500гә якын дәрес үткәрелде. Үзәк балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, «үзенчәлекле» балаларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү максатыннан оештырылган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10