ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сарманда чөгендер алуда алдынгыларны ун көн саен бүләкләячәкләр

5 сентябрь 2019, 07:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/avyil-huҗalyigyi/chgender-aluda-aldyngylar-blklnde

Сарманда чөгендер алуда алдынгыларны ун көн саен бүләкләячәкләр Беренче бүләкләр комбайнчыларга һәм төягечләрдә эшләүчеләргә инде бирелгән.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Мондый нәтиҗә ясау ун көн саен булачак. Район басмасы шул хакта яза. 
 
Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче, икенче урыннарга “Нөркәй” агрофирмасыннан Руслан Миңнемөхәммәтов белән Альмир Саттаров чыктылар. “Җәлил” агрофирмасыннан Илнур Вәлиев өченче булды.
 
Төягечтә эшләүче Дамир Моратовның (“Җәлил” агрофирмасы) быел да беренчелекне бирмәскә исәбе, ахры. “Сарман” агрофирмасы механизаторы Ринат Илдархановны икенче урын алганы өчен бүләкләделәр. “Нөркәй”дән Илфат Йосыпов өченче урын өчен бүләк алды. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10