ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында ау сезонында ел да 60-70 кеше сунарчылыкка рөхсәт ала

5 сентябрь 2019, 08:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районында ау сезонында ел да 60-70 кеше сунарчылыкка рөхсәт ала Районда ау сезоны башлана.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районында 7 сентябрьдән кичке биштән каурыйлы кошларга ау сезоны башлана. Бераз соңрак башка төр кайбер хайван, җәнлекләргә дә ау рөхсәт ителәчәк. Җирле басма шул хакта хәбәр итә. 
 
"Безнең районда кыр казларының даими яшәү урыны юк, алар безнең аша очып узып кына китәләр, ә менә үрдәкләрнең “пропискалы адреслары” бар, андый урыннарны аучылар яхшы белә", - ди ТР Биоресурслар буенча  Дәүләт комитетының районара бүлегенең райондагы начальнигы Фәрит Мәгъсүмов.
 
Фәрит Фатыйх улы әйтүенчә,  районда ау сезонында ел да 60-70 кеше сунарчылыкка рөхсәт ала икән.  Әлмәт, Шентала районнарының безгә чиктәш авылларыннан безнең якларда кәсеп итәргә яратучы аучылар бар икән. Чирмешән аучылары исә, нигездә, район үзәгендә яшәүчеләр.
 
Районда ике ау хуҗалыгы бар: берсе - районның аучылар һәм балыкчылар оешмасыныкы, икенчесе - коммерцияле булмаган “Лебяжье” фонды. Тагын әле гомуми файдаланудагы җирләрдә аулау мөмкин. Анда аучылык итү өчен күпфункцияле үзәктән рөхсәт алырга була.
 
15 сентябрьдә төлкеләргә дә ау сезоны ачыла. Дөрес, халыктан аларның һөҗүмнәре белән бәйле моң-зарлар күп булганлыктан, әлеге хайваннарның санын контрольдә тоту өчен төлкеләрне атуга кайбер аучыларга алдан ук рөхсәт бирергә туры килгән. 
 
Соңгы елларда безнең район территориясендә кыр кәҗәләре (косулялар) нык арткан. Аларны да, махсус рөхсәт алып, 1 октябрьдән ауларга була. Шулай ук пошига һәм кабан дуңгызына, су җәнлеге – кондызга да ау шул көннән башлана.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10