ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районы "Әккәрәй" хуҗалыгында пайчыларга печән һәм бөртек бирәләр

5 сентябрь 2019, 05:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча бер гектар пай җирен арендага алган өчен 750 сум исәбеннән түлиләр.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының “Әккәрәй” җәмгыяте пайчылар белән исәп-хисап ясый. Аларга печән, бөртек бирелә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Җәмгыять директоры Виктор Сутягин әйтүенчә, бу көннәрдә Утыз Имән авылында пайчылар исемлеген барласалар, Әккәрәйдә исә халыкка икмәк тараталар.
 
"Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча бер гектар пай җирен арендага алган өчен 750 сум исәбеннән түлибез, - ди Виктор Сергеевич. – Пайчылар үзләре түләү төрен сайлап алалар, кемдер печәнгә өстенлек бирсә, башкасына бөртек кирәк". 
 
Ә инде алардан баш тартучыларга акчалата таратачаклар. Саламны бушлай алырга мөмкин. Пай җирләре өчен салымны да үзләре вакытында күчергәннәр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10