ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тукай районы балалар бакчаларына җылылык биргәннәр

5 сентябрь 2019, 00:00

Һава торышына бәйле рәвештә, район башкарма комитеты җитәкчесенең 2019-2020 елларга җылыту сезоны башлану турында карары чыкты.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). 3 сентябрьдән Тукай районының барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә җылылык бирелде. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Һава торышына бәйле рәвештә, район башкарма комитеты җитәкчесенең 2019-2020 елларга җылыту сезоны башлану турында карары чыкты.
 
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, социаль яклау оешмаларында җылылык 16 сентябрь көнне бирелер дип көтелә.
 
Ә менә торак фондына җылылык бераз соңрак, милекчеләр карары буенча кушылачак. Район башлыгы Фаил Камаев бу унайдан җылылык буенча бурычлары булган фатир хуҗаларыннан әҗәтләрен түләргә чакырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10