ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балык Бистәсендә 17 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәме алып, чыгымнарын капланган

5 сентябрь 2019, 02:00 , Фото: rsloboda-rt.ru

Балык Бистәсендә 17 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәме алып, чыгымнарын капланган "2019-2021 елларда Балык Бистәсе районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү” муниципаль программа кабул ителгән иде.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Соңгы елларда дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләренә төрле грантлар, субсидияләр рәвешендә саллы гына ярдәм итә. Балык Бистәсендә 17 шәхси хуҗалык мондый ярдәмне алган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Бу җәһәттән, район башкарма комитеты карары белән "2019-2021 елларда Балык Бистәсе районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү” муниципаль программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында 4 һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга савым аппаратлары алганда аның бәясенең 50 проценты күләмендә ярдәм күрсәтелә.
 
Районның Олы Елга, Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Олы Солтан, Күгәрчен, Зур Мәшләк, Анатыш, Казаклар Чаллысы, Шомырбаш авыл җирлекләрендә яшәүче 17 шәхси хуҗалык бу программадан файдаландылар да инде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10