ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт балетын Венециягә фестивальгә чакырганнар

4 сентябрь 2019, 21:25

Башкорт опера һәм балет театры Канны шәһәрендә (Франция) уңышлы чыгыш ясаган.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Канны шәһәрендә (Франция) Башкорт опера һәм балет театрының балет труппасы фестивальләр һәм конгресслар сараенда XXII Россия мәдәнияте фестивален үткәрү кысаларында «Баядерка» спектаклен күрсәткән. Шуннан соң аларны Венециягә фестивальгә чакырганнар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкорт артистлары Рудольф Нуриев истәлегенә багышланган фестиваль-кичәдә чыгыш ясыйлар.

«Безне бик яхшы кабул иттеләр, без Россияне тәкъдим иттек. Театр бинасында «Башкортстан балеты» дип язылган зур афиша эленеп торды. Безне шундый ук фестивальгә, 2021 елда Венециягә чакырдылар», — дип сөйләде «Башинформ» агентлыгына балет труппасының сәнгать җитәкчесе, Россия һәм Башкортстанның халык артисты Леонора Куватова
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10