ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сарманда Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында яңа фестивальгә йомгак ясалган

4 сентябрь 2019, 20:40 , Фото: sarman-rt.ru

Сарманда Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында яңа фестивальгә йомгак ясалган Эшмәкәрләр Илдар белән Миләүшә Гамировлар гаиләсе Илһам Шакировка багышлап "Илһам чишмәсе" район ачык балалар иҗат бәйгесе оештырган.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Сарманда 30 августта Илһам Шакировның бюстын ачу тантанасында "Илһам чишмәсе" район ачык балалар иҗат бәйгесе йомгак ясалган, җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылган. Фестивальне район эшмәкәрләре оештырган.  Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

“Сарман районында туып-үскән эшмәкәрләр Илдар белән Миләүшә Гамировлар гаиләсе үз хисабына Илһам абыйга багышлап “Илһам чишмәсе" дигән фестиваль үткәрә. Фестивальгә йомгак ясау, җиңүче балаларны бүләкләү дә Илһам Шакиров бюстын ачу тантанасында булды”, - диде ул.

Бәйрәм Илһам Шакиров җырлары белән башланган. Беренче урынга 20 мең, икенче урынга 15 мең, өченче урынга 10 мең акча сум акча биргәннәр.

“Тантананы бик яхшы итеп оештырганнар иде. Бюстны шул яктан чыккан эшмәкәр егет Илдар Гамиров тормыш иптәше Миләүшә белән бергә үз хисабына ясаткан. Ул сынчы Фәнил Вәлиуллин эше. Бюст Сарманның сәнгать мәктәбе каршысына куелды. Сәнгать мәктәбенә дә Илһам Шакиров исеме бирелде” , - диде ул.

Чарада Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы Фәрит Уразаев, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар катнашкан.

“Гомумән, бюстны бик зурлап күп халык белән ачтылар. Халык төрле авыллардан җыелган иде. Бик эчтәлекле булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин күрсәткән хезмәтләре, ярдәмнәре өчен иганәчеләргә, килгән халыкка рәхмәтен белдерде, Илһам абыйның истәлеген киләчәктә дә сакларбыз дип халыкка җиткерде”, - диде Кадрия Идрисова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10