ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саратов өлкәсенең Новоузенск шәһәрендә төзекләндерелгән Җәмигъ мәчете ачылды

4 сентябрь 2019, 20:46

Бина Ислам җәмгыятенә 1993 елда ук тапшырылган, ә 2015 елдан башлап төзелеш һәм бизәү эшләре алып барыла.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Новоузенск шәһәрендә төзекләндерелгән Җәмигъ мәчете ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Новоузенск шәһәрендә Җәмигъ мәчете ачылышына Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин һәм Х.Д. Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит Куряев барган. Коръән хафиз Ислам хәзрәт чараны Коръән укып башлаган.

Иман йортын ачу тантанасында өлкәнең Эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры урынбасары Дмитрий Конусов чыгыш ясаган. "Бу бина 26 ел дин тотучы мөселманнар өчен рухи терәк булып тора. Район халкы, волонтерлар, бинаны төзекләндерү өчен иганәчеләр күп көч куйган. Яңартылган йортта изге эшләр дәвам итсен" - дигән ул.

Массакүләм-мәгълүмат чаралары чыганаклары буенча, бина Ислам җәмгыятенә 1993 елда ук тапшырылган, ә 2015 елдан башлап төзелеш һәм бизәү эшләре алып барыла. Мәчеттә эш барышында гөмбәз урнаштырганнар, җылылык торбаларын алыштырганнар, түбә япканнар.

Яңартылган бинаның мәйданы 400 квадрат метрны тәшкил итә. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, уку сыйныфлары, тантана заллары бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10