ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт табиблары пакетта табылган сабыйның сәламәтлеге турында сөйләде

4 сентябрь 2019, 19:50

Ир бала сәламәт, тышкы имгәнүләре һәм җәрәхәтләре юк.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт перинаталь үзәге табиблары Чирмешәндә кибет янында пакетта табылган яңа туган баланың сәламәтлеге турында сөйләде. Бу хакта «Әлмәт ТВ» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә баланың хәле уртача авырлыкта. Сабый, сау-сәламәт диярлек. Стандарт буенча кирәкле тикшерү узачак», - дип сөйләгән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Разия Галиева. Аның сүзләренчә, сабыйның тышкы имгәнүләре юк.

  • «Татар-информ» элек баланы пакетта Чирмешәндә кибет директоры тапканын хәбәр иткән иде. Малай ялангач булган һәм бик нык туңган. Полиция хезмәткәрләре сабыйның әнисен тоткарлаган. Әлеге факт буенча «Ана кешенең яңа туган баласын үтерүгә маташуы» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10