ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Арча районында Ат көнендәге чабышның приз фонды 300 мең сумга кадәр була

4 сентябрь 2019, 19:09 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Арча районында Ат көнендәге чабышның приз фонды 300 мең сумга кадәр була “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына бәйгеләр оештырыла.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында  Ат көненә багышланган ат спорты ярышлары  була.  Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә, приз фонды 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Бәйрәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән уздырыла. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара кысаларында олылар һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара ярышлар, республикадагы токымнан булган “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш буенча конкурс, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына конкурслар һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең төп бизәге, гадәттәгечә, татар атларының чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы эшләячәк, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, тимер чүкү буенча мастер-класс оештырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе эшләячәк, кайнар ризыклар һәм күңелле җыр-биюләр булачак.

Бәйрәм тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. 

  • Катнашу өчен гаризалар 13 сентябрьгә кадәр (843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 телефоннары аша яисә fkksrt@bk.ru электрон адрес буенча кабул ителә.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10