ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды

4 сентябрь 2019, 18:49 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды Болгариянең Кранево шәһәрендә узган финал турнирында 11 команда катнашты.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан спортчылары Россия җыелма командасы составында рус шашкасы буенча дөнья чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге җиңүне Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе спортчылары - халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман һәм халыкара мастер Андрей Гнелицкий яулады.

Болгариянең Кранево шәһәрендә узган финал турнирында 11 команда катнашты. Россия җыелма командасы 60 мөмкин булган очкодан 48 очко җыйды һәм өстәмә күрсәткечләр буенча Беларусь җыелма командасын узып китте. Өченче урынны Литва командасы алды.

Хәзерге вакытта Болгариядә шулай ук шәхси дөнья чемпионаты бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10