ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанда ике министрлыкта яңа урынбасар билгеләнде

4 сентябрь 2019, 17:30

Экология һәм табигать ресурслары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кадрлар алмаштыру карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике яңа министр урынбасары билгеләнде. Тиешле карарларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документлар республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

2 сентябрьдән башлап төбәкнең Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы урынбасары итеп Айрат Шиһапов билгеләнде. «2019 елның 2 сентябреннән Шиһапов Айрат Миңлемарсель улын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазифасына билгеләргә», – диелә Татарстан Министрлар Кабинеты карарында.

2018 елның октябреннән башлап Шиһапов А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) корпоратив институты директоры була.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе урынбасары итеп 3 сентябрьдән Марсель Мәхмүтов билгеләнде. «2019 елның 3 сентябреннән Марсель Мәхмүтовны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары вазифасына билгеләргә», - диелә карарда.

2013 елның мартыннан Мәхмүтов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы була.

  • Моңа кадәр Татарстан Икътисад министрлыгында һәм Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  яңа урынбасарлар билгеләнде, шулай ук Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары расланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10