ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ"да Кариев театрының яңа сезоны ачылышы турында сөйләшәчәкләр

4 сентябрь 2019, 16:45

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 32нче сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада  Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, театр артисты Илназ Хәбибуллин катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10