ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Болгар ислам академиясендә беренче тапкыр докторлык диссертацияләрен яклыйлар

4 сентябрь 2019, 15:51

Ислам фәннәре буенча диссертация советы булдыру - Россиядә югары ислам мәгарифе системасы өчен уникаль тәҗрибә.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясенең алты чыгарылыш укучысы югары уку йорты тарихында беренче тапкыр докторлык диссертацияләре яклаячак. Эшләр гарәп һәм рус телләрендә башкарылган. Бу хакта академиянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эшләр тематикасы Россия мөселманнарының Ислам дини мирасын өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертүгә, шулай ук ислам хокукының, диннең, Коръән фәннәренең шәхси мәсьәләләренә дә кагыла», – дип аңлаттылар югары уку йортында.

Быел июнь аенда академия базасында Ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертацияләр яклау буенча совет төзелде.  Моңа кадәр бу өлкәдә булган норматив-хокукый базаны анализлау һәм өйрәнү буенча киеренке һәм җентекле эш алып барылды.

«Һичшиксез, Ислам фәннәре буенча диссертация советы булдыру - Россиядә югары ислам мәгарифе системасында уникаль тәҗрибә. Совет ислам фәннәренең барлык төп тармаклары буенча, ислам хокукы, ислам дине, Коръән фәннәре, хәдис гыйлемен кертеп, диссертацияне карап тикшерүгә һәм яклауга кабул итәчәк дип көтелә», – диделәр Болгар ислам академиясендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10