ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәй шикәр заводы 100 меңгә якын тонна чимал кабул итте

4 сентябрь 2019, 22:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/zy-shikr-zavody-100-meg-yakyn-tonna-chimal-kabul-itte

Зәй шикәр заводы 100 меңгә якын тонна чимал кабул итте Чималның шикәрлелеге - 15, пычраклылыгы - 6,5 процент.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр заводы кагат кырларына барлыгы 99441 тонна чимал кабул ителеп, аның 63091 тоннасы эшкәртелгән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Биредә барлыгы  6212 тонна шикәр комы җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, кагат кырларына күбрәк чимал китерелгән. 
 
Чималның шикәрлелеге - 15, пычраклылыгы - 6,5 процент. Чөгендер Зәй, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары басуларыннан китерелә. Зәй районы басуларыннан китерелгән чөгендер 43978 тонна тәшкил итә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10