ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

WorldSkills Kazan 2019 үткәрелү сәбәпле, КФУда укулар 16 сентябрьдә башлана

4 сентябрь 2019, 14:24 , Фото: архив

WorldSkills Kazan 2019 үткәрелү сәбәпле, КФУда укулар 16 сентябрьдә башлана Студентларны урнаштырыр алдыннан Универсиада Авылында санитар эшләр башкарыла.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казан федераль университетында укулар 16 сентябрьдә башланачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә КФУ ректоры Илшат Гафуров әйтте.

“Быел без укулар башлануны 16сына күчердек. Бу беренче чиратта WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга бәйле”, - диде ул.

“Чөнки барлык катнашучылар да Универсиада Авылында яшәде”, - дип аңлатты КФУ ректоры.

Тулай торак территориясендә санитар эшләр башкарылачак. Студентларны урнаштыру 6 сентябрьдә башлана, диде Гафуров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10