ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшәү урыныннан читтә сайлау өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә

4 сентябрь 2019, 14:05

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә булачак.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 4 сентябрьдә Татарстанның күп функцияле үзәкләре VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен исәптән төшерү талоннарын бирүгә гаризалар кабул итүне тәмамлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә керү хокукы гражданинга бер генә тапкыр бирелә”, - диелгән күп функцияле үзәктә.

Башка җирдә тавыш бирергә теләгән кеше үзе белән паспортын алып килергә тиеш. Әгәр ул алыштыру өчен тапшырылган икән, шәхес таныклыгын алып килергә була. Яшәү урыны буенча Россия территориясендә теркәлмәгән, әмма Татарстан территориясендә 2019 елның 6 июненә кадәр теркәлгән кешеләрнең үзләре белән теркәлү турында таныклыклары булырга тиеш.

Күп функцияле үзәк офисларында бу хезмәт өстенлекле тәртиптә күрсәтелә. Белгечләр гариза язучыга тавыш бирү өчен иң уңайлы булган сайлау участогы номерын һәм адресын ачыкларга ярдәм итәчәк, шулай ук гаризаны тутырачак. Татарстандагы күп функцияле үзәкләрнең эш графигы белән оешма сайтының “Бүлекчәләр” (“Отделения”) бүлегендә танышырга була.

Ә 5, 6 һәм 7 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр, яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен махсус гаризаны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә генә бирергә мөмкин булачак.

  • VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10