ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин һәм Мурзалин Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләште

4 сентябрь 2019, 12:32 , Фото: tatarstan.ru

Песошин һәм Мурзалин Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләште Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казахстан Премьер-министрына WorldSkills Kazan ачылышында катнашкан өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Хөкүмәт Йортында узган очрашуда “Россия-Казахстан элемтәләрен ныгытуга юнәлгән” ике як арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап үстерү турында сүз барды.

Шулай ук Алексей Песошин Казахстан Премьер-министры Әскәр Маминга эшче һөнәрләре буенча 45нче WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул вакытта казах сәясәтчесе Татарстандагы әйдәп баручы оешмаларны караган иде.

  • Моңа кадәр, 2018 елның июлендә, Казахстанның Россиядәге илчелегендә киңәшче булып эшләгән Жанболат Мурзалинны Казахстанның Казандагы Генераль консулы итеп билгеләделәр. Аңа кадәр генераль консул вазифасын Еркин Тукумов башкарган иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10