ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Ислам. Беренче адымнар» 4.0: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә

4 сентябрь 2019, 11:55

Беренче дәрес 26 октябрь көнне Казанның Галиев мәчетендә узачак.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән кабат гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 5 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Беренче дәрес 26 октябрь көнне Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10